Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
“Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент”, - диде Идрис Гатин.
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсе бүген “Татар-информ”да узган матбугат чарасында кош гриппының беренче билгеләрен атады һәм санитария таләпләре турында аңлатты.
“Кош-корт сатып аласыз икән, аларны ким дигәндә 10-12 көн карантинда, ягъни башка кошларга кушмыйча тотарга кирәк. Безнең халык нишли? Бройлер чебиләр алып кайта да, кетәклеккә җибәрә. Каз да шунда, үрдәк тә, тавык та, - диде Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин. – Икенчедән, кош-корт алганда сатучыдан документларын таләп итәргә кыенсынмагыз. Кош-корт каян китерелгән, нинди фабрикадан, инкубатор хуҗасы кем, нинди күкәйдән чыккан, нинди вакциналар ясалган, нинди ветеринария эшкәртү процесслары узган? Бу – көлке түгел, авыз бер тапкыр пешкәч кенә өреп кабарга өйрәнгән без".
- Узган ел Лаеш кошчылык фабрикасында кош гриппы табылган иде.
"Лаештан кош-корт алучылар әле бүген дә фабрика белән судлашып йөри. Мәсәлән, “Яруллин” крестьян-фермер хуҗалыгы 100 мең сумлык зыян ясады үзенә. Судлар да булды, оттырдылар. Шуңа күрә, товар алган вакытта игътибарлы булырга кирәк. Кибеткә керсәк, азык-төлекне җитештерүчене дә, яраклылык вакытын да карыйбыз бит. Ә нигә 10, 20, 30 мең сумга кош-корт, хайванны бик җиңел генә алабыз. “Әйдә, тартмага сал” дибез дә, акчасын биреп, китеп барабыз. Бу бит чир дигән сүз. Кош гриппы - аеруча куркыныч вирус. Азык-төлек сатып алганда да игътибарлы булу соарада, һәр нәрсәнең документын карарга кирәк", - диде Гатин.
Идрис Гатин кош гриппының билгеләрен аерым басым ясап атады.
- “Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә – үлем. Бүген бер чеби, өч көннән соң тагын берсе үләргә мөмкин. Йорт кошларының грипптан үлү ихтималы 80-100 процент".
Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Чувашстаннан хәбәрләр килеп торганын да әйтте. "Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Авыруның максималь инкубация периоды 21 көн дибез. Күп очракта авыру 1-7 көннәрдә беленә башлый. Алда саналган билгеләр кош-кортта беренче көндә үк күзәтелергә мөмкин. Ә бер атна дигәндә инде, кош-кортның яртысы үлеп бетә”, - диде бүлек башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз