news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россельхознадзор белгечләре мәчеләрдә коронавирус симптомнарын атады

Йорт хайваннарында температура, ютәл һәм томау күзәтелә.

Россельхознадзор белгечләре мәчеләрдә коронавирус симптомнарын атады
Александр Эшкинин

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Россельхознадзор белгечләрдә мәчеләрдә коронавирус авыруы булганда күзәтелә торган симтомнарны атады. Йорт хайваннарында температура, ютәл һәм томау була. Бу хакта ведомство хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтында чыккан мәгълүмат буенча, мәчеләрдә (йорт һәм кыргый), шулай ук чәшкеләрне күбесенчә кискен респиратор инфекциясенең клиник билгеләре булуы язылган. Аерым алганда, хайванда югары температура, йөткерү, төчкерү, борыннан агу һәм күздән яшь агу теркәлгән», диелә хәбәрдә.

Ведомствода сөйләүләренчә, кайбер хайваннарда косу һәм диарея кебек эчәк инфекциясе билгеләре булган. Этләрдә авыру симптомсыз узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot