news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор Беларусьтан сөт кертүгә тыюны бетерә

Сүз сөт, сөт өсте һәм сөт сывороткасы кертү турында бара.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Дүшәмбе, 11 июнь көнне Россельхознадзор Россиягә Белорусиянең өч оешмасыннан сөт кертүгә булган тыюны бетерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Россия базарына сөт, сөт өсте һәм сөт сывороткасын Баранович сөт комбинаты, Волковысское ОАО “Беллакт” һәм Ляховичи сөт заводлары кертә ала. 

  • Моңа кадәр Россельхознадзор Беларусь республикасының ике предприятиясеннән сөт кертүне тыйган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100