news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвек кертүне тыйды

Вакытлыча чикләү Абхазиядә көрән төстәге кандаланың киң таралуына бәйле.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россельхознадзор Абхазиядән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр кертүне тыйды. Бу хактагы карар 2 апрельдән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә "Известия".

«Известия» язуынча, моның сәбәбе – Абхазия территориясендә көрән төстәге кандаланың киң таралуы.

«Россельхознадзор быелның 2 апреленнән Абхазиядән Россиягә, күп тапкыр кулланыла торган әрҗә һәм агач-төрү материалларын да исәпкә алып, үсемлекчелек продукциясен кертүне вакытлыча чикләде», - диелә Россельхознадзор сайтында.

Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. 2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100