news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россельхозбанк” - илнең иң эре финанс учреждениеләре унлыгында

“Россельхозбанк” - илнең иң эре финанс учреждениеләре унлыгында

(Казан, 5 март, “Татар-информ”. Сөләйман Нәҗми). Россиянең иң эре 200 кредит оешмасы рейтингында “Россельхозбанк” 7 нче урынны алды. Моның хакында “Татар-информ” агентлыгына банкның матбугат үзәге хәбәр итә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә яңа стимул бирүче әлеге финанс учреждениесе кыска гына вакыт эчендә үз позициясен ныгытты – әле узган ел элек кенә шундый рейтингта ул 17 нче урында тора иде.

2007 елның гыйнварына Россельхозбанкның кредит портфеле 156 миллиард сум тәшкил итә. Узган елны илнең аграр тармагы үсеше өчен банк 168 миллиард сумлык 186 мең кредит биргән.

“АПК”ны үстерү” өстенлекле илкүләм проекты буенча хуҗалыклар 70,5 миллиард сум күләмендә кредит алуга ирешә.

Татарстанда исә Россельхозбанкның республика филиалы ачылган көннән 1447 шәхси ярдәмче хуҗалык 244 миллион сумлык кредит алды. Терлекчелек комплекслары төзелеше һәм реконструкция өчен 1 миллиард, ә 30 миллион сум акча нәселле терлек сатып алуга тотылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot