news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росреестрда күчемсез милекнең кадастр бәясе буенча ризасызлык белдерүчеләр артуын көтәләр

Законның күчемсез милеккә салымны киметергә тәкъдим итүче үзгәрешеннән күпсанлы бәяләүчеләр файдаланган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Кадастр бәясенә ризасызлык белдерү комиссиясенә мөрәҗәгатьләр саны 20 процентка артты, дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгына Россия Дәүләт теркәве, кадастр hәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуын күчемсез милеккә яңача исәпләнгән салым түләүләре алу белән бәйли.

Искәртеп үтик: Татарстан сынау төбәкләре арасына керде, 2015 елдан күчемсез милеккә салым инвентаризация буенча түгел, ә кадастр бәясе буенча исәпләнә. Әгәр фатирның базар бәясе кадастр бәясеннән түбәнрәк булса, Россия Дәүләт теркәве, кадастр hәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе карамагындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча комиссиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Яңа үзгәрешләрдән гражданнарга үз хезмәтләрен тәкъдим итүче бәяләүчеләр куллана башлады, әмма Росреестрда аларга хезмәтләре өчен түләгәнче, мөмкин булган табышны яхшылап исәпләргә кирәк дип билгеләп үтәләр.

"Алар салым буенча отыш вәгъдә итә һәм бәялиләр, кеше елына 500 сум ота булып чыга яисә ул шартлы рәвештә 2 мең түләгән, ә елына 1500 сум түләячәк, ә бәяләүгә 10 мең сарыф иткән. Ә күчемсез милекне яңадан 3 елдан яки 5 елдан соң гына бәяләү мөмкин. Кеше үз чыгымнарын салым исәбенә дә кире кайтара алмаячак", - дип билгеләп үтте Артем Костин.

Комиссия эше турындагы мәгълүматны ведомствоның rosreestr.ru рәсми сайтында яки Росреестрның колл-үзәге 8 (800) 100-34-34 телефоны буенча тәүлек дәвамында бушлай белеп була. Күчемсез милек объектның кадастр бәясен Кадастр палатасында яки күп функцияле үзәктә бушлай заказ биреп яисә rosreestr.ru сайтында белергә мөмкин. Моннан тыш, расланган кадастр бәясе ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында (mzio.tatarstan.ru.) урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100