Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Росреестр идарәсе яңа йортларда фатир сатып алучылар өчен кайнар элемтә үткәрә
Иртәгә, 4 февральдә, беренчел күчемсез милеккә ихтыяҗ арту сәбәпле, Татарстан буенча Росреестр идарәсе яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучылар – өлешле төзелештә катнашучылар өчен кайнар телефон линиясе үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайнар элемтә телефонына шалтыратып, аерым алганда, йорт төзүдә өлешләп катнашу килешүен ничек дөрес рәсмиләштерергә, өлешчеләрнең нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын, төзелеш компаниясенең ышанычлылыгын ни рәвешле тикшерергә һәм йортны файдалануга тапшырганнан соң фатирга хокукларны ничек теркәргә икәнен белергә мөмкин.
Сорауларны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда түбәндәге телефон аша бирергә була: 8 (843) 255-25-71. Татарстан районнарында кайнар элемтә телефоннары исемлеге идарә сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» – «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз