news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирас итеп калдырылган бакча участогын сатып алырга кирәк булмый

2022 елның 1 июленнән башлап гамәлгә кергән «Дача амнистиясе 2.0» җир участокларын мирас итеп калдыру процессын гадиләштерә. Бу турыда «Челнинские известия» Росреестрга сылтама белән яза.

Моңа кадәр кеше җирне даими һәм чикләнмәгән вакытта файдалану хокукы буенча кулланса, ул үлгәч, оныклар бабаларының җирен мирас итеп ала алмый иде.

Хәзер хокукларның бу төре милеккә хокукка тәңгәлләшә. Шулай итеп мирасчылар участокны кабат сатып аларга яки милеккә хокукны раслау өчен судка барырга тиеш булмый.

Гражданинга куллану даими (вакыты чикләнмәгән) яки гомерлеккә мирас итеп кала торган җир участогы 2001 елның 30 октябренә кадәр бирелгән булса, ул мирас итеп күчә торган милек булып санала. Бу очракта җир участогына милек хокукын рәсмиләштерү өчен документларны нотариус үзе Росреестрга җибәрә.

Гомерлеккә мирас итеп кала торган милек яки даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукы турында иске үрнәктәге документлар булган очракта (мәсәлән, җиргә хокук турында таныклык), мирасчы җир участогын үзе теләгәнчә куллана, сата яки арендага бирә ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100