Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Росреестр махсус операция хәрбиләре һәм сугыш ветераннары өчен ташламалар турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан төбәк Росреестры махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм сугыш ветераннарына ведомствоның дәүләт хезмәтләрен күрсәткәндә бирелергә тиешле ташламалар турында сөйләде.
- Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операция катнашучыларына, Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) булган белешмәләрне алу өчен түләгәндә 50 процент күләмендә ташлама каралган.
- Әгәр Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) килешү предметы булган җир кишәрлегенең я килешү предметы булган бина (корылма) урнашкан җир кишәрлегенең чикләре теркәлмәгән булса, хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр (шул исәптән махсус хәрби операция катнашучылары) өчен исәпкә кую-теркәү гамәлләре туктатылмый. Шулай ук әлеге категориягә керүче затлар чик планын һәм техник планны китермичә генә Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) элек исәпкә куелган җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектлары турында белешмәләр кертә һәм аларга хокукларын терки ала.
- Махсус хәрби операция катнашучыларының һәм аларның гаилә әгъзаларының күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую һәм (яисә) аларга хокукларын теркәү турындагы гаризалары өстенлекле тәртиптә карала.
«Махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен күчемсез милекне дәүләт теркәвенә кую процедурасын Татарстан Росреестры мөмкин кадәр кыска вакытта үткәрә. Һәрбер конкрет очрак белән индивидуаль тәртиптә эш итәбез. Шуны да искәртәсем килә: Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү бер эш көнендә ясала. Шул ук вакытта ветераннар хокукларны теркәгән өчен дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә», – дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
- Махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтен социаль газлаштырып бетерү кысаларында кадастр эшләрен башкарганда ташламалар каралган. Программада катнашу өчен кадастр эшләре кирәк булган очракта махсус хәрби операция катнашучылары «Роскадастр» сайты аша заказ бирә ала. Аның ярдәмендә хокукларны теркәү белән бәйле барлык процедураларны башыннан азагына кадәр эшләп чыгарга – тикшерелгән кадастр инженерын чакыртырга, кирәкле документларны әзерләргә һәм хокукларны теркәү турында гариза бирергә мөмкин.
- Махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның күчемсез милкен мирас итеп алучы физик затлар хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә. Ташламаны алу хокукы тиешле документлар белән раслана. Мәсәлән, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы белән.
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I, II төркем инвалидлар өчен «Роскадастр» филиалы хезмәткәрләре бушлай өйгә килү хезмәте каралган.
«Өйгә килеп хезмәт күрсәтү кысаларында гражданнарның ташламалы категорияләре күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен, шулай ук Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирүне сорап гариза яза ала. Гражданнарга хезмәт күрсәтелгәннән соң әзер документлар шулай ук бушлай өйләренә китереп биреләчәк. Хезмәт күрсәтү сроклары аның төренә бәйле - 1 эш көненнән башлап 10 эш көненә кадәр», – дип аңлатты «Роскадастр» филиалы директоры вазифаларын башкаручы Артур Егоров.
Шулай ук Татарстан Росреестры махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре өчен атна саен кайнар линияләр үткәрүне дәвам итә. Күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала) уза. Кайнар линия телефоны (843) 255 25 71.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз