news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росреестр мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен кайнар линия оештыра

Татарстанлылар күчемсез милек теркәү буенча сорауларын бирә алачаклар.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). 7 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсе сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен күчемсез милекне теркәү сораулары буенча “Бердәм кайнар линия көне” оештырачак.

Казанлылар сорауларына 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Россия реестры идарәсе килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затлар хокуклары күчү бүлеге җитәкчесе Галина Гончарова җавап бирәчәк.

Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнары өчен телефон номерлары идарә сайтында “Гражданнар мөрәҗәгате – Кайнар линияләр” бүлегендә урнаштырылган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot