news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росреестр: Июньдә Татарстанда җир кишәрлекләренә ихтыяҗ зур булган

Июнь аенда Татарстанда җир кишәрлекләренә ихтыяҗ зур булган. Агымдагы елның июнь аена хисап-теркәү статистикасы анализлары йомгаклары буенча Татарстан Росреестры белгечләре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта Татарстан Росреестры матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елның июнендә ведомстволар 19,5 мең җир кишәрлеге теркәгән, бу май ае белән чагыштырганда 11 процентка (17,6 мең теркәлгән хокук) күбрәк. Ә 2024 елның июне белән чагыштырганда, үсеш 10,7 процент булган.

«Июнь ае йомгаклары буенча Татарстанда күчемсез милек объектларына ихтыяҗның тотрыклы динамикасы күзәтелә. Май ае белән чагыштырганда иң зур – 11 процент үсеш – җир кишәрлекләренә булды. Тулаем алганда, динамика гражданнарның традицион язгы-җәйге активлык чоры белән корреляцияләнә», – дигән Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Сату-алу килешүе буенча күчеш теркәлгән күчемсез милек объектларына да ихтыяҗ элеккечә стабиль кала. Июньдә барлыгы 11,2 мең килешү төзелгән. Сату-алу килешүләре нигезендә торак биналарга карата күрсәткечләрнең минималь үсеше күзәтелә, июньдә 3 692 килешү, май аенда 3 616 килешү булган.

«Хәзер күчемсез милек сатып алу өчен шартлар яхшы булмаса да, ихтыяҗ элекке дәрәҗәдә саклана һәм бу Росреестрның рәсми статистикасы белән раслана. Алай гына да түгел, килешүләр саны арту да күзәтелә. Мондый тенденция ким дигәндә ел ахырына кадәр сакланыр дип ышанам», – дигән Татарстанның Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot