news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росреестр бердәм консультация көне уздырачак

Республика халкына ярдәмне төрле хезмәт вәкилләре күрсәтәчәк.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). 25 апрельдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе бердәм консультация көне уздыра. Республика халкына ярдәмне Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Казан Башкарма комитеты белгечләре күрсәтәчәк.

Татарстан башкаласында бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр идарәнең үзәк офисында (Авангард ур., 74, 7-нче подъезд) үтәчәк. Моннан кала, белгечләр ведомствоның Южный (Җиңү пр., 100), Яңа Савин (Ямашев пр., 82) һәм Зареченский (Гагарин ур., 103) бүлекләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot