Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росреестр балалар катнашында күчемсез милек белән килешүләр турында кайнар линия үткәрә
Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Росреестры бөтен республика буенча балигъ булмаганнар катнашында күчемсез милек белән килешүләр төзү мәсьәләләренә багышланган кайнар линия үткәрәчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Чара 1 июньдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр узачак.
Кайнар линиягә шалтыратып, балага рәсмиләштерелгән күчемсез милекне ничек сатарга; баланың килешүдә катнашуын ничек билгеләргә; ана капиталы акчаларыннан файдаланып сатып алынган күчемсез милекне сату үзенчәлекләрен белергә мөмкин.
Бу һәм башка сорауларны Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирергә була. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын ведомство сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» – «Кайнар линияләр» бүлегендә табарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз