news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росреестр: Ана капиталы буенча өлешләрне хәзер банк ризалыгыннан башка бүлеп бирергә була

Росреестр: Ана капиталы буенча өлешләрне хәзер банк ризалыгыннан башка бүлеп бирергә була
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кредит акчасы һәм ана (гаилә) капиталыннан файдаланып алынган торакта өлешләрне билгеләү турындагы килешү нигезендә гомуми милек хокукын дәүләт теркәве хәзер банк ризалыгыннан башка гына эшләргә мөмкин. Бу хакта Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гамәлдәге закон нигезендә, торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчасын файдаланганда күчемсез милеккә хокук, килешү буенча өлешләр күләмен билгеләү белән, гаиләнең барлык әгъзаларына да теркәлә.

Элек, әгәр дә торак ипотекага сатып алынган булса, өлешләрне бүлеп бирү бурычын кредитны тулысынча түләгәннән һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында ипотека турында теркәү язмасы бетерелгәннән соң алты ай дәвамында башкарырга кирәк булган. Мондый норма Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән иде, дип искәрттеләр ведомствода.

Аннары Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Росреестр һәм Татарстан прокуратурасы аңлатма бирде. Анда кредитны тулысынча түләгәнче һәм ипотека турында теркәү язмаларын бетергәнче өлешләр күләмен билгеләү турында килешү төзү мөмкин, ләкин «мондый килешү төзүгә банкның ризалыгы булырга тиеш», диелгән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сүзләренчә, ана капиталы акчасына сатып алынган, кредит оешмасында залогта булган торакка хокукка өлешләрне билгеләү турындагы килешү нигезендә дәүләт теркәве узу хәзер дәүләт ипотека теркәве белән бер үк вакытта банк ризалыгыннан башка гамәлгә ашырыла.

Ведомство җитәкчесе урынбасары аныклаганча, Росреестрның Татарстан идарәсе практикасы Россия Югары суды пленумының 2023 елның 27 июнендә чыккан 23 карарына нигезләнә. Нәкъ менә анда «ана (гаилә) капиталы акчасына сатып алынган торакка хокукта өлешләрне банк ризалыгыннан башка билгеләү мөмкинлеге аңлатылган».

«Башка сүзләр белән әйткәндә, өлешләрне бүлеп бирү өчен хәзер банкның ризалыгы кирәкми! Бу яңалык ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтүче күп кенә гаиләләрнең тормышын җиңеләйтәчәк, дип ышанам», - диде Лилия Борһанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100