news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада сәнәгать калдыкларын контрольдә тоту өчен яңа лаборатория ачарга җыеналар

Тиздән Түбән Камада сәнәгать калдыкларын контрольдә тоту өчен Лаборатория анализы һәм техник үлчәүләр үзәгенең Татарстан буенча филиалы ачылачак. Бу хакта Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«2022 елның сентябрендә Түбән Камада яңа төзелгән лабораторияне аккредитацияләүгә гариза бирелгән. Аккредитацияләү өлкәсе 443 күрсәткечне үз эченә алачак, бу Татарстанның көнчыгыш зонасы предприятиеләренең химик производстволарның күп өлеше тупланган йогынтысын сыйфатлырак һәм оператив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

Лаборатория сәнәгать калдыкларының (86), эш зонасы һавасы (97), атмосфера һавасы (87), табигый су (91), агым сулар (82) күрсәткечен билгеләячәк. Ведомствода ачыклауларынча, яңа лабораторияне аккредитацияләү мәсьәләсе ел ахырына кадәр хәл ителергә тиеш.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Казан һәм Түбән Каманың алты предприятиесендә планнан тыш тикшерүләр уза. Аны Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе татарстанлыларның атмосфера һавасын пычратуга шикаятьләре белән бәйле рәвештә үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot