news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росприроднадзор башлыгы: Халыкны каты көнкүреш калдыклары мәсьәләләре борчый

Светлана Радионова Татарстан компанияләрен комплекслы экологик рөхсәтләр алуга өндәде.

Росприроднадзор башлыгы: Халыкны каты көнкүреш калдыклары мәсьәләләре борчый
tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гражданнарны, беренче чиратта, каты көнкүреш калдыклары, аннары һава, өченче урында су проблемасы борчый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында утырышта Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова әйтте.

Ул Татарстан министрлыкларын активрак позициядә булырга өндәде. «Алдынгы төбәк, иң яхшы технологияләр сафында булды, уйларлык җирлек бар. Бу яңа чүплекләр булдырмау. Эшләп бетерәсе мәйданчыклар булса, эшләп бетерәбез. Сездәге предприятиеләрнең бу өлкәдә күнекмәләре, системалары яхшы. Татарстан экологик сорауларга зур игътибар бирә», — диде.

Светлана Радионова республикада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенә, тулаем алганда, уңай бәя бирде. «Республика җитәкчелегенә рәхмәт, моңа саллы акчалар сарыф ителгән. Бу көндәлек эш. Начар исне гел сизәбез, ә ис булмаса, беркем сизми, моның артында нинди хезмәт ятканын белмиләр», — ди ул.

Хезмәт җитәкчесе быел илнең 80 компаниясе комплекслы экологик рөхсәтләр алачагын әйтте. Татарстанлылар да алар рәтендә булуын теләде. «Бу документ сездә экологик мәсьәләләрдә яңа караш булуын күрсәтәчәк. Татарстан компанияләрен комплекслы экологик рөхсәтләр алырга өндим», — диде. Экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче предприятие төзү бүген отышлы да булмавын искәртте.

«Без бер көймәдә утырабыз, бергә яшибез, бер үк һаваны сулыйбыз, бер үк суны эчәбез, ярлымы, баймы — барыбыз да бертигез. Чарасын күрмәсәк, халык кискен кабул итүен күрәсез», — дип Светлана Радионова нормаларны үтәп яшәргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100