news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе: Төбәкләрдә кызамык белән авыручылар саны арта

Бөтен дөньяда, шул исәптән Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә дә, кызамык белән бәйле хәл начар. Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә дә авырулар саны арта. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул турыда сөйләде.

«Татарстан халкына коронавирус, ОРВИ, грипптан тыш, кызамык кебек җитди авыру да барлыгын искә төшерәсем килә, ул һавадан күчә. Дөньяда, якын чит илләрне һәм РФ төбәкләрен дә кертеп, авырулар санының артуы күзәтелә. Безнең республикада кызамык белән авыру очраклары юк, әмма үзегезнең прививка статусы турында онытмагыз һәм прививкалар ясатыгыз. Балаларга план буенча 12 айда һәм 6 яшьтә бушлай прививка ясыйлар»,  – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100