news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе МАХ мессенджерында рәсми канал ачты

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе МАХ мессенджерында рәсми канал булдырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомство вәкилләре хәбәр итте.

Каналга язылучылар республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыять, сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану, йогышлы һәм йогышсыз чирләрне кисәтү чаралары турындагы мәгълүматларны даими алып барачак. Моннан тыш, каналда кулланучыларның хокукларын аңлатачаклар һәм файдалы киңәшләр бирәчәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан массакүләм күләм мәгълүмат чаралары арасында беренчеләрдән булып MAX мессенджерында үз эшен башлап җибәрде. Агентлыкның «Татар-информ. Главное» исемле үз каналы бар, анда республиканың төп яңалыклары урнаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot