news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе тарафыннан салынган гомуми штраф күләме 69,5 млн сум тәшкил иткән

Шулардан 90,7 проценты түләттерелгән

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Соңгы 5 елда, бизнеска административ басымны киметү принципларын гамәлгә ашыру максатыннан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан оештырылган планлы тикшерүләр саны 44,5 процентка кимегән. Шул ук вакытта аларның нәтиҗәлелеге арткан.

Бу хакта бүген югарыда телгән алынган идарәнең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышында әлеге ведомство җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Ул китергән мәгъүматларга караганда, былтыр шушы идарә тарафыннан 4 мең 937 тикшерү үткәрелгән. Бу, 2014 белән чагыштырганда, 13,4 процентка азрак. Барлык тикшерүләрнең 92,6 проценты нәтиҗәләре буенча хилафлыклар ачыкланган, планлы тикшерүләрнең – 95 проценты буенча.

Ачыкланган хилафлыклар өчен субъектларга административ җәза билгеләнү турында 15 меңгә якын карар кабул ителгән. Гомуми штраф күләме 69,5 млн сум тәшкил иткән (2014 елда - 58,5 млн. сум). Шулардан 90,7 проценты түләттерелгән.

Аерым алганда, узган ел дәвамында Таможня берлегенең Техник регламенты таләпләрен үтәү-үтәмәүне ачыклауга юнәлтелгән 3 меңгә якын тикшерү барышында административ хокук бозу турында 1,6 меңнән артык карар чыгарылган, барлыгы 16 млн сумлык штраф салынган. 29 очракта суд тарафыннан, җәза чарасы буларак, товарларны конфискацияләү билгеләнгән.

Былтыр идарәнең вазифаи затлары судларга 1 мең 221 эш юнәлткән, шулардан 90,2 процент очрагында җәза билгеләү турында карар кабул ителгән. Узган ел дәвамында, тупас хилафлыклар ачыклану сәбәпле, 96 объект эшчәнлеге туктатылган. Хуҗалык итүче субъектларны санитария өлкәсендәге хилафлыкларны бетерүдә мәҗбүриләү турында 110 шикаять судка тапшырылган. Нәтиҗәдә, суд тарафыннан каралган шикаятьләрнең 99 проценты канәгатьләндерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100