Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Чаллыда гражданнарны кабул итә
Очрашу 14 октябрь 11.00-13.00 сәгатьләргә билгеләнгән
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе урынбасары Марина Трофимова гражданнарны кабул итә, дип хәбәр итә ведомство.
Очрашу 14 октябрь 11.00-13.00 сәгатьләргә билгеләнгән. Адрес: Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 14 йорт.
Очрашуга 7-13 октябрьдә (843)238-16-55, (8552)32-06-07, (8552)32-05-99 телефоннары аша язылырга мөмкин.