news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Конфедерация Кубогы өчен махсус белешмәлек чыгарган

Аларны Казанга килүче FIFA 2017 кунаклары һәм катнашучылары алачак.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе Конфедерация Кубогы FIFA 2017 кунаклары һәм катнашучылары өчен махсус белешмәлек чыгарган.

Ул инглиз телендә түбәндәге тематик бүлекләр буенча эшләнгән:

  • Туристлык хезмәте күрсәтү ("Rendering of tourist services");
  • Кунакханәгә урнашу тәртибе ("Accommodation rules in a hotel");
  • Спорт чараларын үткәрү вакытында ("When holding sports events").

news_right_1
news_right_2
news_bot