news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда ВИЧ-инфекция йоктыруның төп юлларын атадылар

Быелның гыйнвар-октябрь айларында Россиядә ВИЧ-инфекциянең 66 меңгә якын яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда Россиядә ВИЧ-инфекцияне, нигездә, гетеросексуаль контактлар (60 процент) һәм наркотиклар куллану (39 процент) нәтиҗәсендә йоктырганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, ВИЧ-инфекция очраклары ир-атлар үзара җенси элемтәгә кергәндә һәм наркотик матдәләр кулланганда түгел, ә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы җенси мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә арткан.

«2019 елның беренче яртыеллыгында ВИЧ-инфекция йоктыру очракларының 58,9 проценты — гетеросексуаль контактлар, 39 проценты — наркотиклар куллану, 2,5 проценты гомосексуаль контактларга бәйле булган», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда.

Шул ук вакытта, быелның гыйнвар-октябрь айларында Россиядә ВИЧ-инфекциянең 66 меңгә якын яңа очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8 процентка азрак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100