news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда вакцинация темплары кайсы районнарда иң югары булуын әйттеләр

Вакцинация күрсәткече яхшы булган муниципаль берәмлекләрдә авыручылар саны тулаем республикага караганда күпкә түбәнрәк.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация темплары иң югары булган районнарны атады.

«Вакцинация күрсәткече иң яхшы булган муниципаль берәмлекләргә килгәндә, Яңа Чишмә (планның 91,8 проценты) Актаныш (86 процент), Ютазы (76 процент), Сарман (69 процент), Әлки (67 процент) һәм Мөслим (67 процент) районнарын атап үтәргә мөмкин», - дип искәртте спикер.

«Вакцинация күрсәткече яхшы булган әлеге муниципаль берәмлекләрдә авыручылар саны тулаем республикага караганда күпкә түбәнрәк», - дип өстәде Миләүшә Җамалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100