Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзорда төбәкләргә ковидка каршы чикләүләрне бетермәскә киңәш иттеләр
Декабрь аеннан төбәкләргә Covid-19 инфекциясеннән экспресс-тестлар җибәрә башлаячаклар.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны статистикасы бераз яхшыру сәбәпле, чикләү чараларын бетерергә иртәрәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова кисәтте, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте үзенең Telegram-каналында.
Илнең баш санитар табибы сүзләренә караганда, соңгы атнада Россия буенча авырулар саны 6 процентка кимегән, әмма бу чикләүләрне бетерү өчен сәбәп түгел.
«Роспотребнадзор төбәкләргә статистиканың беразга яхшыруы аркасында чикләү чараларын гамәлдән чыгарырга киңәш итми», - диде Попова РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән узган киңәшмәдә.
Ул хәзер коронавируска тест нәтиҗәләрен россиялеләр аны тапшырганнан соң 48 сәгать эчендә ала алачак, дип өстәде. Шулай ук декабрь аеннан төбәкләргә Covid-19 инфекциясенә экспресс-тестлар җибәрә башлаячаклар.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы шулай ук Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында тест уздыру үзәкләре арта баруына, әмма 28 төбәктә ПЦР тест үткәрү үзәкләренең әле җитәрлек түгеллегенә игътибар итте. Мондый төбәкләр исәбенә Башкортстан, Чувашстан, Төньяк Осетия, Омск һәм Оренбург өлкәләре, шулай ук башкалар керә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз