news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзорда Россиягә коронавирусның яңа дулкыны килү куркынычын бәяләделәр

Россиядә якын арада коронавирус йоктыручыларның сизелерлек артуы көтелми, чөнки күпчелек кешенең инфекциягә карата иммунитеты бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.

«Якын арада коронавирус инфекциясен йоктыручыларның сизелерлек артуы көтелми», - диде белгеч.

Тора-бара иммунитет кими, диде Пшеничная һәм көзен вирусның бар икәнлеген организмга «искәртергә» һәм вакыты килеп җитсә, прививка ясатырга киңәш итте.

Роспотребнадзор белгече Кытайда ковид йоктыручыларның кисәк артуын илдә барлык халыкның коронавируска каршы прививка ясатмавы белән аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot