news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артачагын фаразлыйлар

«Омикрон» штаммының яңа вариант төрләре аркасында коронавирус белән авыручылар саны артачак, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Мисалга, авыручылар саны башкалада инде арта бара, дип ассызыклады ул. «Российская газета» шул турыда яза.

Әмма, аның сүзләренә караганда, хастаханәгә салу очракларының күп булуы көтелми.

«Йогышлылыгы ягыннан көчлерәк булуы белән аерылып торса да, бүген күчеп йөри торган «омикрон» штаммы авыруның авыр узуына китерми», – дип аңлатты Попова Түбән Новгород өлкәсе губернаторы белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100