news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда Казанда Җиңү парадында куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр

Хәрәкәтнең барлык катнашучыларының да чара башланганчы температураларын үлчәячәкләр, трибуналар социаль дистанцияне исәпкә алып оештырылачак.

Роспотребнадзорда Казанда Җиңү парадында куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). 24 июньдә Казанда Җиңү парадына чакырылган барлык ветераннарга медицина күзәтүе куелган. Трибуналар социаль дистанцияне исәпкә алып, ике кресло аша һәм саклау экраннары куелып оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Барлык катнашучыларның, хәрби, көч структураларының температуралары һичшиксез үлчәнәчәк. Гаскәрләр уза торган территорияне эшкәртү үткәреләчәк. Трибуналар эшкәртеләчәк. Чарага килгәнче перчаткалар һәм битлекләр кию мәҗбүри», — диде ул.

Ветераннар өчен шулай ук чәй эчү режимы оештырылган. Чарага һәм өйгә кадәр аларны алдан эшкәртелгән махсус транспортта китерәчәкләр. Моннан тыш, парад вакытында өч ашыгыч ярдәм машинасы һәм ике медпункт кизү торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100