Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзорда Covid-19 йоктыручылар санының кайчан кимиячәген фаразладылар
Россиялеләргә чума эпидемиясе аркасында да төшенкелеккә бирелергә сәбәп юк, чөнки авыру тулысынча дәвалана һәм аның таралышын белгечләр җентекләп тикшерә, дип саный Россия Фәннәр академиясе вәкиле.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда коронавирус йоктыручылар саны кимиячәк һәм пандемия әкренләп «сүнәчәк». Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының СПИДка каршы көрәш һәм профилактика буенча фәнни-тикшеренү бүлеге мөдире Вадим Покровскийга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Киләсе елда безне коронавирус пандемиясенең сүлпәнәюе көтә, барлык кеше да җиңел сулап куя алачак», — дип белдерде ул.
Белгеч киләсе елда туберкулез, малярия һәм ВИЧ-инфекция кебек авырулар беркая да югалмаячак, дип өстәде. Аларның таралу тизлеге коронавируска караганда түбәнрәк, әмма аларга каршы вакцина юк.
Моннан тыш, Покровский чума эпидемиясеннән курыкмаска киңәш итте, чөнки аны дәвалау алгоритмы билгеле һәм ул шактый гади. Өстәвенә, әлеге авыруны белгечләр җентекләп тикшерә.
«Россиядә һәм Россиягә якын илләрдә чумага каршы махсус станцияләр вазгыятьне җентекләп күзәтә», — дип аңлатты ул һәм әлеге авыруның тулысынча дәвалануын өстәде.
«Гомумән алганда, ел ахырына һәркемнең оптимизмы күтәрелер, кәефләр яхшырыр, икътисади хәл тотрыкланыр, дип уйлыйм», — дип өстәде академик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз