news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзорда 8 Мартка чәчәкләр сайлау өчен киңәшләр бирделәр

Роспотребнадзорда 8 Мартка чәчәкләр сайлау өчен киңәшләр бирделәр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) экспертлары бәйрәмгә чәчәк бәйләме сайлау һәм аны озак шиңмәсен өчен дөрес итеп саклау кагыйдәләрен искәртте. Белгечләр әйтүенчә, чәчәкнең сыйфатлы булуын аның бөресеннән һәм сабагыннан аңлап була.

Ведомство экспертлары форманы яхшы тота торган сыгылмалы таҗлы чәчәкләр сайларга киңәш итә.

«Иң беренче чиратта чәчәкләрнең бөреләренә игътибар итәргә кирәк: алар тыгыз һәм ярым ачык булырга тиеш, шул чагында чәчәк бәйләме озак сакланачак. Ачылып беткән һәм йомшак бөреле чәчәкләрне сатып алырга кирәкми», - дип хәбәр иткән Роспотребнадзор РИА Новостига.

Шулай ук чәчәкләрнең сабагына аерым игътибар бирергә кирәк: ул каты һәм сусыл булырга тиеш. Юан сабаклы чәчәкләрне озын кыек кисем ясап кисәргә киңәш ителә. Шулай ук чәчәк бәйләмен урамга алып чыкканда чәчәкләрне җилдән һәм явым-төшемнән кәгазь яки пленка ярдәмендә сакларга кирәк.

Белгечләр температура кинәт алмашыну чәчәкләргә зыян китерә, дип кисәтте. Чәчәкләрне урамнан алып кергәч, кәгазьне салдырырга ашыкмаска кирәк. Алар бүлмәдә акрынлап җылынырга тиеш. Үсемлекләрне вазага куяр алдыннан чәчәкләрнең сабакларын кисәргә һәм аскы яфракларын өзәргә кирәк.

«Чәчәкләр озаграк торсын өчен суга махсус эресә яки бер чеметем шикәр салырга мөмкин», – диделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot