news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда 24 сәгать эчендә пневмониягә китерә торган грипп хакында кисәттеләр

Россиядә сулыш юллары инфекцияләре һәм грипп белән авыручыларның артуы күзәтелә. Бу хакта «Российская газета» Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның артуы елның бу вакыты өчен хас булуын билгеләп үттеләр.

Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, авыруны тудыручылар структурасында грипп вирусларының өлеше арта, шул ук вакытта гриппның А(H1N1)2009 вирусы өстенлек итә. Әлеге штамм каты өзлегүләргә, мисал өчен, 24 сәгать эчендә пневмониягә китерергә мөмкин.

Белгечләр ОРВИ симптомнары күзәтелгән кешеләр белән аралашмаска, кулны сабынлап юарга, антисептиктан файдаланырга, шулай ук массакүләм чараларда катнашмаска киңәш итә.

Профилактиканың иң нәтиҗәле алымы - вакцинация, дип табиблар.

Авыру йоктыручыларга табиблар поликлиникага мөрәҗәгать итәргә һәм өйдән чыкмаска киңәш итә, чөнки аяк өсте үткәргән грипп өзлегүләргә китерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100