Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор өйдә әзерләнгән азык-төлек сатып алмаска киңәш итә
Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, өй шартларында әзерләнгән һәм төрелгән продукт күп кенә сәбәпләр буенча куркыныч булырга мөмкин.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор гражданнарга санкцияләнмәгән сәүдә нокталарында азык-төлек сатып алмаска яки продукциягә документлар һәм медицина кенәгәсе күрсәтүне таләп итәргә куша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, өй шартларында әзерләнгән һәм төргәкләнгән продукт күп кенә сәбәпләр буенча куркыныч булырга мөмкин. Моңа азык-төлек җитештерү рецептурасын һәм дезинфекция үткәрү кагыйдәләрен бозу керә. Шулай ук өйдә азык-төлек әзерләгәндә аңа чит әйберләр яки ингредиентлар эләгергә мөмкин.
Заводта исә, кагыйдә буларак, җитештерү циклы ябык. Моннан тыш, өй шартларында җитештерелгән азык-төлек аны әзерләү этабында ук дизентерия, сальмонеллез яки ботулизм кебек авыруларны тудыручылар белән зарарланырга мөмкин, дип кисәтә ведомство.
Роспотребнадзорда искәртүләренчә, кулдан азык-төлек сатып алганда кулланучының ветеринария документы һәм продуктның Таможня берлеге техник регламенты таләпләренә туры килүе турында декларация сорарга хакы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз