news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Өйдә коронавирусны ачыклау өчен тест 1250 сум тора

Анализлар гражданнар теләге буенча һәм табиб юлламасыннан башка үткәрелә.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре өй шартларында коронавирусны ачыклау өчен уздырачак тест 1250 сум торачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Анализ бәясе 1250 сум, аңа медицина персоналының пациент булган урынга килү бәясе өстәлә», — дип сөйләде Роспотребнадзорның Эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты Молекуляр диагностика үзәгенең лаборатория медицинасы юнәлеше җитәкчесе Елена Тиванова.

Ул анализларның гражданинның теләге буенча һәм табиб юлламасыннан башка үткәрелүен билгеләп үтте. Белгеч заказчы янына килә, аны мөстәкыйль рәвештә мазок алырга өйрәтә, шуннан соң биоматериалны тикшеренүгә алып китә. Мондый тест авыруны билгеләрсез кичерә торган кешеләрдә дә башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100