news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Яр Чаллыдагы Covid-19 белән бәйле вазгыятькә бәя бирде

Шәһәрдә авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак булса да, өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Яр Чаллыда коронавирусны йоктыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югары булуга карамастан, вазгыять стабиль дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Мәсәлән, Казанда өйдә булган йогышлы инфекция чыганаклары күбрәк. Ә Яр Чаллыда киресенчә, сәнәгать оешмаларында теркәлүчеләр саны артып китә. Гади вазгыятьтән тайпылышлар күрмибез, саклану чаралары Яр Чаллыда да республикадагы кебек үтәлеп бара. Өстәмә чикләүләр кертү яисә булган чикләүләрне бетерү соравы әлегә каралмый», — диде ул.

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика прокуроры Илдус Нәфыйков белән Яр Чаллыда булып кайтканын искәртте. «Пациентларга ярдәм өйдә дә, дәвалану урыннарында да күрсәтелә», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100