Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор яңа вирус турындагы хәбәрләрне кире какты
Роспотребнадзор Россиядә тарала дип әйтелгән «яңа гадәти булмаган вирус» турындагы хәбәрләрне кире какты. Бу хакта РИА Новости яза.
«Роспотребнадзор Россиядә тарала дип әйтелгән «яңа гадәти булмаган вирус» турындагы хәбәрләрне кире кага. Хәзерге вакытта илдә кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыруларның сезонлы артуы күзәтелә. Ачыкланган грипп вируслары арасында A (H3N2) грипп вируслары өстенлек итә», – дип хәбәр иттеләр ведомствода журналистларга.
Алар Роспотребнадзор белгечләре даими эпидемиологик мониторинг һәм геном эпиднадзор кысаларында, Россия Федерациясендә бернинди яңа, гадәти булмаган авыру тудыручылар (патогеннар) теркәлмәгән, дип өстәделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз