news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Яңа ел чыршысын сатып алу өчен иң яхшы вакытны атады

Роспотребнадзор Яңа ел чыршысын сатып алу өчен иң яхшы вакытны атады
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Тере чыршы сатып алу өчен иң яхшы вакыт – декабрьнең егермеләре. Бу хакта РИА Новостига Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Ведомство белгечләре әйтүенчә, чыршыны иртәрәк сатып алган очракта, ул бәйрәм чоры тәмамланганчы коелып бетәргә мөмкин.

Чыршыны шәһәр чыршы базарларында яисә урманчылыкларда сатып алырга киңәш ителә. Агачны рәсми сату нокталарында гына сатып алырга һәм сатучының питомниклар белән килешүе булу-булмавын тикшерергә кирәк.

Моннан тыш, белгечләр агачның сыйфатына да игътибар итәргә куша. Чыршының кәүсәсе тигез, калын һөм ярыксыз, ботаклары сыгылмалы булырга, ә энәләре ботакларда нык торырга тиеш.

Бәйрәмнәрдән соң тере чыршыны утильләштерергә кирәк. Зур шәһәрләрдә агачларны кабул итү өчен махсус пунктлар эшли, алар чыршыларны эшкөртә һәм йомычка ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot