Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор Казандагы яңа кафены тикшерде
Вахитов районындагы бер ресторан администрациясе инициативасы белән оештырылган профилактик визит барышында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре җитештерү цехларын һәм хезмәт күрсәтү залын җентекләп карадылар. Визитның үзенчәлеге шунда ки, ул бары тик консультация рәвешендә – штрафлар, беркетмәләр һәм күрсәтмәләрсез узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев катнашты.
«Бүген без контрольдә тотылучы зат инициативасы белән профилактик визит уздырдык. Ул безгә мондый визит үткәрү кирәклеге турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Мондый чаралар кече эшмәкәрлек субъектларына карата үткәрелә. Бу очракта күрсәтмәләр бирелми, штраф төзелми, ә аңлатмалар бары тик киңәш характерында гына», – дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Алсу Хәсьянова.
Ул билгеләп үткәнчә, кызганыч, эшмәкәрләр әлегә мондый инициатива белән бик сирәк чыгыш ясый. Ешрак профилактик визитлар расланган план нигезендә мәҗбүри рәвештә уза.
Тикшерү барышы турында сөйләгәндә, белгеч кухнядагы төп контроль нокталарын санап чыкты. Моннан тыш, оешма җитәкчелегенә персоналның шәхси гигиенасы кагыйдәләрен үтәү нормалары, санитария законнарындагы соңгы үзгәрешләр турында әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз