news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор «Х авыруы» турындагы белдерүгә аңлатма бирде

Роспотребнадзор «Х авыруы» турындагы белдерүгә аңлатма бирде
Фото: © "Татар-информ"

«X авыруы» турындагы белдерүләрнең фәнни түгел, ә икътисади мотивлары булырга мөмкин, пандемиягә әзерлек мәсьәләләре хакында даими фикер алышулар үткәрелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

17 гыйнварда Давоста узачак Бөтендөнья икътисади форумында билгесез чир - «X авыруы» турында фикер алышачаклары хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Әлеге авыру Covid-19 пандемиясеннән берничә тапкыр куркынычрак булырга мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «X авыруы»ның Давос форумы көн тәртибенә кертелүе һәм анда катнашучыларның – алар арасында фармацевтика компанияләре дә бар - финанс ягыннан кызыксынган составы сессиядә сүзнең инвестицияләрне арттыру тирәсендә барачагы хакында сөйли.

«Бу зур фармацевтика кампанияләренә аеруча файдалы, алар, янәсе, пандемиягә әзерлекне тәэмин итү алымын алдан күрүләрен күрсәтә, шуңа күрә Бөтендөнья икътисади форумында әлеге мәсьәлә хакында фикер алыша», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot