Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Прививкасы булмаган Россия кешеләре чит илдән кайтканда ковидка тест тапшырмаячак
Вакцинация узмаган Россия гражданнарына чит илдән кайтканда ковидка ПЦР-тест тапшырмаска рөхсәт ителә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попованың карары бүген хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«Әлеге карар рәсми сайтта урнаштырылганннан соң икенче көндә үз көченә керә», – диелә документта.
Үзгәрешләр гражданнар илгә кайтканнан соң өч календарь көн эчендә ковидка тест ясатырга тиеш дигән кагыйдәне юкка чыгара. Бу кагыйдә соңгы 12 ай эчендә прививка ясаткан яки соңгы алты айда авырган кешеләргә кагылмады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз