Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор узган атнада Татарстанда 138 җәйге веранданы тикшергән
Республикада җәйге верандалар белән тәэмин ителгән 220ләп җәмәгать туклану оешмасы эшли.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда җәйге верандалы 220 объект эшли. Роспотребнадзор хезмәткәрләре 138 объектны тикшергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Узган атнада 138 объектны тикшердек, безнең таләпләр үтәлүе һәм узган атнада хокук бозулар ачыкланмавы сөенечле», — диде Любовь Авдонина.
11 июньнән республикада җәйге верандалар ачылды. Алдан ук Роспотребнадзор районнар башкарма комитетлары һәм Рестораторлар ассоциациясе белән берлектә верандалар ачу өчен шартлар булган объектларны сайлап алды.
«Без ачылырга теләгән 250 объектны йөреп чыктык, аларда шартлар үтәлгән иде. Җәйге верандасы булмаган 15 объектка ачылырга рөхсәт ителмәде», — диде ул.
Ачылырга шартлар булмаган объектларның хуҗалары тротуарга, машина юлларына яки җир өстенә өстәлләр куярга тәкъдим итте. Үз эшләрен башлаган оешмаларга 220ләп күрсәтмә бирелде.
«Без көн саен Казан шәһәре районнарын йөреп чыгабыз, шулай ук территориаль бүлекләр хезмәткәрләре республикадагы җәйге верандаларны йөреп чыга», — дип өстәде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз