news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор укучы зарланган Казан мәктәбе ашханәсен тикшерә

170нче мәктәп укучысы пычрак тәлинкәләрне, эчемлектәге чебенне һәм перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән.

Роспотребнадзор укучы зарланган Казан мәктәбе ашханәсен тикшерә
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) социаль челтәрләрдә укучы зарланган Казанның 170нче мәктәбен тикшерә башлады. Бу хакта агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Укучы пычрак тәлинкәләрне, эчемлектәге чебенне һәм перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән.

«Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә антисанитария турында видео бастырып чыгару факты буенча Казандагы 170нче мәктәп ашханәсендә административ тикшерү башлады. Идарә белгече әлеге мәктәпкә барды. Тикшерү нәтиҗәләре турында идарә өстәмә хәбәр итәчәк», - диделәр «Татар-информ»га Татарстан буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100