Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор: Уку елы башыннан мәктәпләрдә фильтрлар янәдән эшли башлаячак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Уку елы башыннан Роспотребнадзор белем бирү оешмаларында фильтрларны янәдән эшләтеп җибәрә. Бу хакта «Татар-информ»да узган агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Кискен респиратор вируслы инфекцияләр: грипп һәм яңа коронавирус инфекциясе сезоны якынлаша. Быел без авыручылар саны гадәттәгедән иртәрәк арта башлавын күзәтәбез. Инде өченче атна диярлек кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны артуын теркибез», - диде ул.
Любовь Авдонина шулай ук авыручылар саны арту өлкән яшьтәге кешеләр арасында күзәтелә, дип ассызыклады. «Өлкән кешеләр коллективлары балаларныкына караганда иртәрәк формалаша башлавын күрәбез», – дип өстәде ул.
Ведомство вәкиле сүзләренчә, авыручылар саны арту сакланачак, чөнки тиздән балалар укый башлый.
«Сентябрьнең беренче атналарында авыручылар саны артачак. Шәхси гигиенаны саклау, кулларны еш юу һәм антисептиклар куллану кебек профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. 2 сентябрьдән, уку елы башлану белән, без белем бирү оешмаларында фильтрларны яңадан эшләтеп җибәрәбез, бу мәҗбүри чара. Фильтрларда балаларны мәҗбүри тәртиптә тикшерәчәкләр һәм температурасын үлчәячәкләр. Өлкәннәр предприятиеләрендә дә боларны янәдән үти башларга тәкъдим итәбез», - дип өстәде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар коллективта вируслар таралу чылбырын өзәргә ярдәм итәчәк һәм авыручы кешеләр санын минимальләштерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз