news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор туристлык компания ялны бозган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләде

Ведомство мәгълүматларына караганда, Роспотребнадзор катнашында суд эшләренең 95 проценты зыян күргән туристлар файдасына карала.

Роспотребнадзор туристлык компания ялны бозган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләде
архив

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның туристик компаниясе үз клиентларына ялны бозса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга сөйләде.

«Сез беләсезме, бездә ел саен шикаятьләр саны арта бара. Мөрәҗәгатьләр күп булуга карамастан, без бөтенләй курыкмыйбыз. Әйе, үзебезгә эш йөклибез. Тик хокукларын яклап һәм үз акчаларын кире кайтара алганнар шулкадәр рәхмәтле.

Суд эшләренең 95 проценты безнең катнашуда зыян күрүче як файдасына карала. Моннан тыш, бүген суд зыян күргән туристлар өчен рухи зыян өчен түләтүне дә билгели», - диде Татарстанның баш санитар табибы.

Интервьюның тулы версиясен сылтама буенча укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгы каналында YouTube та күрергә мөмкин.

Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә,18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100