news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор туристларны Польшада кош гриппы булуы турында кисәтә

Ведомствода инфекцияне профилактикалау чараларын үтәргә кирәклеген әйттеләр.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия туристларын Польшада кош гриппы башланганлыгы турында кисәтә.

Польшаның Люблин воеводалыгындагы фермаларның берсендә кош гриппы А (H5N8) килеп чыккан. 7 гыйнварга Люблин воеводалыгында — биш, ә Великопольскида бер инфекция очрагы теркәлгән.

Моның белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзор игътибарны Польшада булганда кош гриппын кисәтү чараларын үтәргә кирәклегенә юнәлтте.

«Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алырга киңәш ителми», — диделәр ведомствода.

Моннан тыш, шәхси гигиена чараларын үтәргә кирәк, бигрәк тә чи ит продукциясе белән контактта булганда. Ә йорт кош-корты продуктларын тиешле җылылык белән эшкәрткәннән соң гына кулланырга киңәш ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100