news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Тимер юл транспортында битлек режимы мәҗбүри кала

Ерак араларга йөри торган поездларда һәм вокзалларда пассажирлар өчен коронавирус чикләүләрен бетерү турында хәбәр чыкты.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Тимер юл транспортында битлек режимы мәҗбүри кала. Роспотребнадзор шул турыда белдерде. Ведомство аңлатмасын ТАСС чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, 21 март көнне көндез Россия тимер юлларының яңалыклар каналында ерак араларга йөри торган поездларда һәм вокзалларда пассажирлар өчен коронавирус чикләүләрен бетерү турында язма чыкты. Аерым алганда, сүз битлек режимы һәм тән температурасын тикшерү турында бара.

«Роспотребнадзорның тимер юл транспорты идарәсе хәбәр иткәнчә, тимер юл транспорты объектларында коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен кертелгән төрле чикләүләр бетерелгән. Шул ук вакытта битлекләр киеп йөрү элеккечә мәҗбүри булып кала», — дип белдергәннәр федераль хезмәттә.

news_right_1
news_right_2
news_bot