Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор тестлар мутация кичергән коронавирусны да ачыклый алуын белдерә
Коронавирус мутацияләнә, әмма әлеге мутация вирус геномының 1 процентына гына кагыла, ди галимнәр.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирусы даими рәвештә мутация кичерә, тик бу хәл аны сыйфатын үзгәртми. Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары, РФ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов шул турыда белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Коронавирус мутацияләнә, әмма әлеге мутация вирус геномының 1 процентына гына кагыла, шуңа күрә хәзерге вакытта файдаланылган тест-системалар хәтта мутацияләнгән коронавирусны да ачыкларга мөмкин», — ди галим.
Александр Горелов фикеренчә, хәзер авыру йоктыручыларның өчтән ике өлеше коронавирусны симптомнарсыз яки җиңел формада кичерә.
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 5 ноябрьгә Россиядә 85 төбәктә коронавирусның 1 712 858 очрагы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз