news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда су коенырга ярамый торган дүрт комлык билгеле

Татарстанның дүрт комлыгында су начар сыйфатлы булу сәбәпле, коенудан тыелып тору яхшырак. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстанда җәй көне 18 комлыкны кулланырга планлаштыралар, шуларның унбере эшли. Аларның бишесе Казанда - «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомольск», Тирән һәм Зур Аккош күлләре, шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Зәй һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә берәр комлык бар.

Роспотребнадзор атна саен рекреация зоналарында суның сыйфатын төрле күрсәткечләр буенча тикшерә.

Суны тикшергәннән соң, белгечләр «Түбән Елга аръягы» һәм «Локомотив» пляжлары, Зур Аккош күле, шулай ук Минзәлә шәһәр пляжы санитар-химик күрсәткечләргә туры килми, дигән нәтиҗәгә килде.

«Микробиологик, вирусологик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләргә туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», - дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Администрацияләргә һәм җаваплы юридик затларга коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдим җибәрелде, дип өстәделәр ведомствода.

«Су сыйфаты гигиена нормативларына туры килмәүгә бәйле рәвештә, идарә су коену өчен рекреация зоналарын кулланырга киңәш итми», - дип нәтиҗә ясадылар санитария ведомствосы матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100