news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләре су коенырга ярамый торган урыннарны атады

Татарстанның биш пляжында суның сыйфаты яхшы булмау сәбәпле, су коенудан тыелырга кирәк. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Роспотребнадзор рекреацион зоналарда микробиологик, санитар-химик, паразитологик, вирусология һәм радиология күрсәткечләре буенча суның сыйфатына мониторинг үткәрә. Мондый мониторингны ведомство белгечләре коену сезоны дәвамында алып барачак.

Суны тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, санитар-химик күрсәткечләргә Казандагы «Түбән Заречье» пляжы, Чаллы һәм Минзәләдәге шәһәр пляжлары туры килми.

Микробиологик күрсәткечләр буенча Яшел Үзәндә шәһәр пляжы һәм Кама Тамагы районындагы пляж су коенырга яраксыз. «Вирусологик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләр буенча туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», – дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Ведомство район хакимиятләренә, җаваплы юридик затларга су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр юллаган.

«Суның сыйфаты гигиена нормаларына туры килмәү сәбәпле, Идарә әлеге рекреация зоналарында су коенырга киңәш итми», - диделәр санитар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100