news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Татарстанның биш пляжында су коенырга ярамый

Казанда дүрт һәм Яшел Үзәндә бер пляж коену өчен яраксыз, биредә су санитар-гигиена таләпләренә туры килми.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанның биш пляжы — Казанда дүрт һәм Яшел Үзәндә бер пляж коену өчен яраксыз дип табылды, чөнки биредә су санитар-гигиена таләпләренә туры килми. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе әнә шундый мәгълүматлар белән бүлеште.

15 июльгә булган мәгълүматларга караганда, санитар-химик күрсәткечләр буенча Зур Аккош күлендә алынган су үрнәкләре канәгатьләнмәслек нәтиҗә күрсәткән. Микробиология буенча «Түбән Заречье», «Локомотив» һәм «Комсомол» пляжлары тикшерүне уза алмаган. Яшел Үзәндә шәһәр пляжындагы су ике күрсәткечкә дә туры килми.

Калган критерийлар буенча Татарстан пляжларында тискәре күрсәткечләр ачыкланмаган.

«Су объектларында суның сыйфаты гигиена нормаларына туры килмәгәндә идарә аларда су коенырга киңәш итми», — дип искәрттеләрведомство матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Роспотребнадзор район хакимиятләренә һәм җаваплы юридик затларга махсус аншлаглар урнаштыру турында тәкъдим юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100