news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Татарстанның бер генә пляжы да санитар яктан нәтиҗә алмаган

1 июньнән елгалар һәм күлләр янындагы күпләп ял итү урыннарында суның һәм комның сыйфатын тикшерә башлыйлар.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан пляжлары әле Роспотребнадзорның Татарстан идарәсеннән бәяләмәләр алмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Рекреация максатларында кулланыла торган барлык су объектлары санитар кагыйдәләргә туры килү-килмәүгә санитар-эпидемиология бәяләмәләре алырга тиеш. Без муниципаль берәмлек башлыкларына апрель аенда ук санитар-эпидемиология нәтиҗәләрен алу процедурасы нидән гыйбарәт булуы турында аңлату хатлары юлладык», — диде спикер.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, республикада 14 пляж ачарга ниятлиләр. Аерым алганда, Казанда биш пляж: «Локомотив», «Түбән Заречье», «Комсомольск», Тирән күл һәм Зур Аккош күлләре. Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә, Болгар һәм Чистайда алты шәһәр пляжы бар. Өч ял урыны — Кама Тамагы, Спас һәм Балык Бистәсе районнарында.

«Бүгенге көндә санитар-эпидемия нәтиҗәләре әлегә бирелмәде һәм безнең адреска гаризалар килмәде», — дип искәртте Любовь Авдонина.

1 июньнән Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе елгалар һәм күлләр янындагы күпләп ял итү урыннарында суның һәм комның сыйфатына мониторинг ясый башлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100