news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстандагы суы нормаларга туры килми торган пляжлар исемлеген яңартты

Роспотребнадзор Татарстандагы суы нормаларга туры килми торган пляжлар исемлеген яңартты
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда суы гигиена таләпләренә туры килми торган сигез комлыкны атадылар. Алар - Казанның «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомол», «Зур Аккош күле» комлыклары. Моннан тыш, Лаештагы «Кама диңгезе» пляжы, Мөслимнең Ык елгасындагы пляж, Минзәләнең шәһәр пляжлары һәм Әлмәттәге «Пляж» туристлык-рекреация зонасы тиешле таләпләргә туры килми.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) шулай ук Татарстандагы ял итү һәм су коену өчен куркыныч тудырмаган комлыклар исемлеген тәкъдим итте. 2025 елның 18 июлендә түбәндәге комлыкларда су гигиена таләпләренә туры килә:

  • Казандагы «Тирән күл» пляжы;
  • Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсендәге «Кама» шәһәр пляжы;
  • Нурлаттагы «Кондырча» паркы пляжы;
  • Зәйдәге Зәй-2 микрорайоны пляжы;
  • Мамадыштагы «Нократ» пляж комплексы;
  • Кама Тамагындагы «Лето» пляжы;
  • Чистайдагы «Юность» пляжы;
  • Чистай районының Каргалы авылы «Кизләү» күлендәге пляж;
  • Чаллы шәһәр пляжы;
  • Лениногорск шәһәр пляжы;
  • Тәтеш шәһәр пляжы;
  • Алабуга шәһәр пляжы;
  • Әлки районының Сихтермә авылындагы пляж;
  • Әлки районының Базарлы Матак авылындагы пляж;
  • Бөгелмәдәге «Аквапарк» пляжы;
  • Яшел Үзән шәһәр пляжы;
  • шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсенең Гагарин урамындагы пляж.
news_right_1
news_right_2
news_bot